Торак пунктлар

1.     Торак пункт чикләрен күчемсез милек дәүләт кадастрында теркәү өчен, документларны ничек әзерләргә?

Моның өчен җирле үзидарә органнары түбәндәге документларны әзерләргә тиеш:

                   җирле үзидарә органының торак пункт чикләрен теркәү яки аларга үзгәреш кертү турында карар чыгаруы хакында хәбәр итә торган хат. Анда торак пунктның чикләре турындагы мәгълүматны (әгәр чик турында нинди дә булса мәгълүмат күчемсез милек дәүләт кадастрында теркәлгән булса, үзгәреш кертү турындагы мәгълүмат кына кирәк) күчемсез милек дәүләт кадастрында теркәү турында үтенеч язылган була, шулай ук әлеге хатка салынган барлык документларның исемлеге языла.

                   хml документы формасында торак объектының картасы (планы). Ул документны әзерләүче һәм җирле үзидарә органы тарафыннан электрон цифрлы имза белән раслана.

Россия Федерациясе хөкүмәтенең  621 номерлы  карары (30.07.2009) нигезендә расланган торак объектлары картасын (планын) төзүгә карата таләпләр буенча, әлеге карта (план) торак эшләре белән шөгыльләнергә хокукы булган зат (шулай ук кадастр инженеры) тарафыннан кәгазь битендә яисә электрон документ рәвешендә әзерләнә. Башкаручы аңа электрон цифрлы имзасын куя. Имза РФ кануннарына һәм Росреестр кагыйдәләренә (Россия Федерациясе Икътисади үсеш Министрлыгының “Документлар форматына карата куелган таләпләр турында” 503 номерлы приказы, 20.10.2010) туры килергә тиеш.

Кадастр исәбе органына юлланган хml документның аны әзерләүче тарафыннан электрон цифрлы имза белән расланырга тиешлеге күчемсез милек дәүләт кадастрында яңа мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибенең 19 пунктына бәйле. Әлеге мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибе  2014 елның 3 февралендә РФ Хөкүмәтенең 71 номерлы карары белән расланган, 14 февральдә гамәлгә кергән.

Әлеге документларга хакимият органының электрон цифрлы имзасын кую өчен, электрон документларга имза кую өчен эшләнгән махсус программалардан файдаланырга мөмкин. Әлеге программаларның һәм түләүле, һәм бушлай эшли торган төрләре бар (мәсәлән, КриптоПро Лайн, АРМ «Подписание и шифрование» һ.б.).

Шулай ук алда әйтеп узылган Кагыйдәләрнең  17 пункты нигезендә кадастр исәбе  органына юллана торган карта (план) турындагы мәгълүматның дәүләт мәгълүмат фондына (Гос. фонд) җибәрелүе дә шарт булып тора. Җир төзү объекты картасын (планын) дәүләт мәгълүмат фондына һәм тиешле белешмәләрне кадастр исәбе  органына җибәрү турындагы мәгълүматларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хатыннан алырга мөмкин.

кирәкле чикләрне раслау турындагы документларның электрон варианты. Россия Федерациясенең Җир кодексы һәм Шәһәр төзелеше кодексы буенча, торак пунктларның чикләре Генераль план расланган очракта гына теркәлә яки үзгәртелә ала.

Торак пунктның чикләрен теркәү яки аларны үзгәртү турындагы документ булып генераль планнан алынган өземтә тора. Өземтә торак пунктның чикләре күрсәтелгән графикны һәм текст рәвешендә язылган мәгълүматны үзенә ала. Генераль план белән өземтә формасы белән сайтның “Кадастр инженерлары өчен” бүлегенең “Документ үрнәкләре” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

Моннан кала, “Җир яки җир участокларын бер категориядән икенче категориягә күчерү турында” 172-ФЗ номерлы Федераль законы (21.12.2004) буенча, җирле үзидарә органы Генераль планнан өземтә белән бергә торак пункт чикләренә кертелә яки аннан алына торган җир участоклары документларын да җибәрергә тиеш. Бу вакытта, Кагыйдәләрнең 18 пункты нигезендә, мәгълүмати хезмәттәшлек вакытында документларның электрон вариантлары тәкъдим ителә.

Шулай итеп, торак пункт чикләренә кертелгән (яисә чикләреннән чыгарылган) җир участокларының категорияләре, адреслары хакындагы белешмәләрне үзгәртү өчен, җирле үзидарә органы кадастр учёты органына мәгълүмати хезмәттәшлек нигезендә тиешле xml документның электрон вариантын җибәрергә тиеш. Әлеге xml документлар, күчемсез милек дәүләт кадастрындагы торак пункт чикләре турындагы белешмәләргә үзгәрешләр кертү өчен, тиешле документлар белән бер үк вакытта җибәрелә ала. Шулай ук әлеге xml документларны торак пункт чикләрен кадастр органында теркәгәннән соң да җибәрергә мөмкин.

 

2.     Документларны кадастр исәбе органына ничек җибәрергә?

Документларны беренче пункт таләпләренә туры китереп әзерләгәннән соң, мәгълүматларны кадастр учёты органына җибәрергә кирәк. Моны берничә юл белән эшләргә мөмкин:

·             Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте кысаларында “Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы” ярдәмендә. Әлеге программа комплексында яңа документ ясарга, кирәкле мәгълүматларны (мәсәлән, генераль планнан Өземтә, хатның электрон варианты, шулай ук электрон цифрлы имза белән расланган xml форматлы карта (план)), теркәргә һәм документны кадастр учёты органына юлларга мөмкин;

·             почта аша җибәрү (документлар белән тиешле документлар исемлеген үз эченә алган хатны, шулай ук җир төзелеше объекты картасын (планын) һәм электрон цифрлы имза файлларының электрон вариантын да җибәрергә кирәк);

·             Татарстан Республикасы буенча “ФКП Росреестр”  ФДБУ филиалының (Казан шәһәре, В. Кулагин урамы, 1 нче йорт) гариза бирүчеләрне кабул итү залына килеп тапшыру(документлар белән тиешле документлар исемлеген үз эченә алган хатны, шулай ук җир төзелеше объекты картасын (планын) һәм электрон цифрлы имза файлларының электрон вариантын да җибәрергә кирәк).

 

3. Еш очрый торган хаталар

Торак пунктларның чикләрен күчемсез милек дәүләт кадастрына кертү өчен кадастр исәбе органына җибәрелә торган документларны әзерләгәндә, түбәндәге хаталар күзәтелә:

·                   xml  документта күрсәтелгән торак объектының исеме карар чыгарылган документта һәм хатта да дөрес күрсәтелергә тиеш (мәсәлән, xml файлда “ТР, Лаеш районы, Ивановское авылы” диелә. Хатта исә Ивановка авылы чикләре турында белешмә бирелә);

·                   кадастр исәбе органына юлланган торак объекты карталарында (планнарында) төгәлсезлекләр күзәтелә һәм характерлы нокталарны тану координаталары (xml схемалы картада (планда) “Delta_Geopoint” һәм “Geopoint_Opred” реквизитлары) дөрес булмый;

·                   xml документта бирелгән координаталар каталогы буенча торак пункт чиге төрле топологик хаталар нәтиҗәсендә ачык күренми (кабатлана торган нокталар, үзара кисешүләр һ.б.);

·                   карта (план) координаталары белән күрсәтелгән торак пункт чикләре күчемсез милек дәүләт кадастрында теркәлгән муниципаль берәмлек һәм торак пунктлары чикләре белән кисешә;

·                   торак объекты картасы (планы) турындагы мәгълүмат дәүләт белешмәләр фондында теркәлмәгән;

·                   күчемсез милек дәүләт кадастрына кертелә торган торак пункт чикләре турындагы документларны кадастр исәбе органына тиешле орган җибәрмәгән булса (мәсәлән, генераль план авыл башкарма комитеты башлыгы тарафыннан расланган, ә документларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе юллый);

·                   хml документ Росреестрның (rosreestr.ru) рәсми сайтында урнаштырылган xml схемага туры килми;

·                   хml документларны раслый торган электрон цифрлы имза РФ кануннарына яки Росреестр куллана торган чыганакларга туры килми яисә имзаның срогы чыккан була.

Последнее обновление: 10 апреля 2014 г., 13:20

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International