Җир категорияләрен гамәлгә кертү яки үзгәрешләр кертү өчен документларны ничек әзерләргә?

Моның өчен вәкаләтле орган тиешле карар чыгарырга тиеш. Андый карар үрнәкләре kadastr.tatarstan.ru сайтының “Дәүләт һәм муниципаль идарә һәм җирле үзидарә органнары өчен” бүлеге, “Документ үрнәкләре” (Образцы документов) бүлекчәсендә китерелгән.

Җир категорияләрен үзгәртү өчен вәкаләтле органнар

Вәкаләтле орган

Җир төрләре

1

Россия Федерациясе хөкүмәте

1.1            федераль милек булып саналган җирләр, шул исәптән, урман фонды җирләре;

1.2            федераль ихтыяҗлар өчен кирәкле булган җирләр һәм җир участоклары;

1.3            Санкт-Петербург яисә Мәскәү шәһәрләренең чикләрен булдыру яисә үзгәртү өчен кирәкле җирләр яисә җир участоклары.

Россия Федерациясе Җир кодексының 8 матдәсе, 172-ФЗ номерлы Федераль законның 15 матдәсе.

2

Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты)

2.1            авыл хуҗалыгы җирләре;

2.2            Россия Федерациясе субъектлары (Татарстан Республикасы) милке булып саналган җирләр; – Россия  Федерациясе Җир кодексының 8 матдәсе.

2.3            дәүләт милке чикләнмәгән җирләр һәм җир участоклары (РФ законнарында һәм Таблицаның 1.2 и 1.3 пунктларында күрсәтелгән очракларны исәпкә алмаганда)172-ФЗ номерлы Федераль законның 15 матдәсе.

3

Җирле үзидарә органнары

3.1            муниципаль милеккә кергән җирләр (авыл хуҗалыгы җирләрен исәпкә алмаганда);

3.2            шәхси милеккә кергән җирләр (авыл хуҗалыгы җирләрен исәпкә алмаганда); – РФ Җир кодексының 8 матдәсе.

3.3            дәүләт милке буларак чикләнмәгән җирләр һәм җир участоклары (РФ субъектларының законнарында бу пункт каралса. Мәсәлән, бу пункт Татарстан Республикасы законнары белән каралмаган).

172-ФЗ номерлы Федераль законның 15 матдәсе




















































Җирләр категориясе күчемсез милек дәүләт кадастры документларында һәм хокукларны гамәлгә кертә һәм раслый торган документларда күрсәтелмәсә, “Җирләр яисә Җир участокларын бер категориядән икенче категориягә күчерү турында” 172-ФЗ номерлы Федераль Законның  14 матдәсе нигезендә, участокның нинди категориягә каравын җирле үзидарә органы билгели. Бу вакытта җирнең нинди максатлардан чыгып кулланылуы исәпкә алына.

Торак пункт җирләренең категориясен булдыру яисә үзгәртүнең үзенчәлекләре

Торак пункт җирләрен башка категорияле җирләргә үзгәртү яисә башка категориягә караган җирләрне торак пункт категориясенә кертү торак пунктларның чикләрен булдыру яисә үзгәртү нигезендә ясала. Бу вакытта җирләрнең нинди милек төренә каравы исәпкә алынмый.

2013 елның 1 гыйнварыннан җир участокларын торак пунктлар чикләренә кертү яисә чыгару бары тик генераль планны раслау яисә расланган генераль планга Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә үзгәрешләр кертү юлы белән ясала.

Җир участокларын торак пунктлар чикләренә кертү яисә чыгару процессын Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты башкара. Бу вакытта җир участокларының “Торак төзелеше үсешенә булышлык итү” 161-ФЗ номерлы Федераль законында (24.07.2008) теркәлгән максатларда кулланылуы, шулай ук федераль милек булулары яисә Торак төзелеше үсешенә булышлык итү федераль фондына каравы шарт.

Последнее обновление: 3 апреля 2014 г., 13:13

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International