2. Күчемсез милек дәүләт кадастрыннан белешмәләр алу

Күчемсез милек дәүләт кадастрына  кертелгән һәм Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының 75 номерлы карары (27.02.2010) белән расланган белешмәләр бирү тәртибе нигезендә Күчемсез милек дәүләт кадастрыннан электрон вариантта яисә кәгазь битендә белешмәләр алырга мөмкин.

Күчемсез милек дәүләт кадастрыннан электрон вариантта белешмәләр алу өчен (гариза бирүчеләргә дәүләт хезмәте күрсәтү максатыннан), Сез Республика электрон хезмәттәшлек системасына сорау (запрос) җибәрә аласыз. Соравыгызны әзерләгәндә, “Татарстан Республикасының ведомствоара региональ электрон хезмәттәшлек системасы”ннан файдаланырга киңәш итәбез.

Күчемсез милек дәүләт кадастрыннан кәгазь битендә белешмәләр алу өчен, Сез Росреестрның дәүләт хезмәте күрсәтү порталында www.rosreestr.ru (алга таба – Портал) сорау (запрос) җибәрә аласыз. Соравыгызны әзерләгәндә, Сез “Порталда сораулар әзерләү инструкциясе”ннән файдалана аласыз.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International